Эзләү нәтиҗәләре
- Ләкин күңел көзгесендә аларның сурәтләре тонык, уйланып, татлы хатирәләргә бирелеп яткан чакларында Азат әнисенең ал-манча сөйләшә башлаганын тоеп сискәнеп китә, чөнки ул үзенең дә алман телендә фикерли башлаганын чамалый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Шулай да Азат әкренләп аякка басуын, тернәкләнеп килүен, ягъни фани дөнья һәм иртәгесе көн белән кызыксына башлавын сизә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бар, кайдадыр яктылык чишмәсе бар, тик малайны чакырып, әйдәп торган рушан йолдыз гына күренми - аны болытлар каплаган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Күктән, болытлар арасыннан еш кына авыр бомбардировщикларның гөрелтесе иңә, хәтта бу гөрелтедән барак түбәсенең мүкләнгән чирәбе кубып төшкәли. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бу гөрелте, иңнәреңә басып, сине сыгып төшерә, җир куенына кереп сыенырдай буласың … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Авыр очкычларның гөрелтесеннән җир иңри … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- германиянең ин-дустрия үзәкләрен хәрабәгә әйләндереп, кире англия ягына кайтып барган самолетларның тавышы да бүтән, инде алар хәзер пар күгәрченнәр кебек тыныч кына гөрлиләр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- лагерьның каравылы һәм персоналы шуннан соң гына подвалдан чыгып, яңадан көндәлек вазифаларына керешә һәм малайларны да иреккә чыгара, чөнки тревога булу белән аларны палаталарында бикләп куйган булалар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Хәер, Азатлар бу подвалның бомбадан саклый алуына бик ышанмыйлар да. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- «Йөзәр кило авырлыктагы бомбадан зонтик белән сакланып маташтың ни, агач йортның идәне астында качып яттың ни» дип батырайган булалар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР